ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

«Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы кысаларында Татарстан 144 тонна эшләми торган электр җиһазларын эшкәртүгә тапшырган инде. Ә программа эшли башлаганнан бирле республика 320 тоннадан артык электролом җибәргән.


24
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Арча районының Курсави авылында Г.Тукай исемендәге күппрофильле лицейда  экодәрес булды, анда икенче сыйныф укучылары Кызыл китап темасына үз проектларын якладылар. «Ярат, кадерлә, сакла» девизы астында узган дәрес яшь тикшеренүчеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде.

«Эколятлар – кошларның дуслары» Бөтенроссия уенчык-җимлекләр конкурсы 26 декабрьдә старт ала һәм 2025 елның 14 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Бу үз сәләтләреңне күрсәтү һәм барлык кышлаучы кошлар өчен уңайлы почмаклар булдыру өчен менә дигән мөмкинлек!

Экология министрлыгында экология министры Александр Шадриков рәислегендә ведомствоның Фәнни-техник советының быелгы йомгаклау утырышы узды. Утырышта эшкә йомгак ясалды һәм киләсе елга планнар яңгырады.


23
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Яңа ел – балалар өчен иң тылсымлы бәйрәм, алар аны ел буе көтеп ала һәм Кыш бабайга хатлар язалар, барлык әкият персонажларының булуына чын күңелдән ышаналар.  Күркәм гадәт буенча Министрлыкта хезмәткәрләрнең балалары өчен яңа ел иртәсе узды.

Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 9632 мөрәҗәгать килгән, аларның 94%ы хәл ителгән.

Бүген Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында узып баручы 2024 елга йомгак ясадылар һәм иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Бүләкләрне ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков тапшырды.

Экология министрлыгы 2024 ел өчен 2-ТП (һава) формасы буенча хисапны вакытында тапшырырга кирәклеге турында искәртә. Хисапны табигатьтән файдаланучының шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга кирәк: https://lk.rpn.gov.ru/


20
декабрь, 2024 ел
җомга

Кыш – канатлы дусларыбыз өчен кырыс сынау. Хәзер бөтен ил буйлап салкыннарны кичерергә ярдәм итү өчен «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе уза.


19
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Иң экологик предприятие, иҗтимагый хәрәкәт, ММЧ, уку йорты һәм иң яхшы дәүләт инспекторы - барлыгы 291 гариза һәм 3 абсолют җиңүче.  Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә «ЭКОлидер» республика конкурсына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы конкурсы 2004 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен әйләнә-тирә мохиткә һәм экологиягә битараф булмаган катнашучыларны күбрәк җыя.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International