Элегрәк ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Яр Чаллы шәһәренең Раскольников һәм Нәриманов урамнары киселешендә санкцияләнмәгән рәвештә җитештерү калдыкларын урнаштыру урынына тап булган. Пыяладан ясалган әйберләр рәвешендәге чүп-чар 652 кв. метр мәйданлы территорияне чүпләгән.
Төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган чүп чар белән Буа шәһәре территориясен чүпләгәннәр. Әлеге хокук бозу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары ачыклаган. Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы – 1250 кв. метр, күләме – 120 куб. метр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш, Кама буе, Кама аръягы территориаль идарәләре хезмәткәрләре Куйбышев тимер юлы, Росприроднадзорның ТР буенча Идел-Кама төбәкара идарәсе, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Түбән Кама» милли паркы һәм ТР Муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнары вәкилләре белән берлектә, «РЖД» ААҖ бүлеп бирелгән полосаларны һәм алар янәшәсендәге территорияләрне тикшергән. Чара санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән.
Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков вертолет ярдәмендә республика территориясендә санитар-экологик икеайлык кысаларында башкарылган эшләрне тикшерде. Авиарейд Лаеш, Мамадыш, Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, Менделеевск районнары буенча узды. Исегезгә төшерәбез, санитар-экологик икеайлык 1 апрельдә башланган иде, бүгенге көндә 3300дән артык хокук бозу очрагы ачыкланган, аларның 2700дән артыгы бетерелгән.
Элегрәк ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Исергәп авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары ташлау урынын ачыклаган булган. Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы 350 кв. метр тәшкил итә, күләме – 40 куб. метр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Колаңгы торак пунктының көнбатыш өлешендә җитештерү һәм куллану калдыкларын туфракка ташлау очрагын ачыклаган. Рөхсәтсез калдыклар ташлау мәйданы 270 кв. метр тәшкил итә, күләме – 12 куб. метр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Шуширмә торак пунктының көнбатыш өлешендә чүпләнгән кишәрлеккә тап булган. Территориядә кәгазь һәм катыргы, пленка, полиэтилен савытлар, резин шиннар, шулай ук торак чүп-чары ташланган. «Законсыз чүплекләрнең гомуми мәйданы – 232 кв. метр, күләме – 15 куб.метр», – дип хәбәр итте экологлар.
Ютазы районының Әбсәләм авыл җирлеге территориясендәге туфракны кирпеч ватыклары, сортларга аерылмаган торак калдыклары, шулай ук пластик шешәләр белән чүпләгәннәр.
Ютазы районының Урыссу поселогының көнбатыш өлешендәге территорияне төзелеш калдыклары, шулай ук сортларга аерылмаган чүп-чар белән чүпләгәннәр. Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында табигать саклау законнарын бозу очрагын теркәгән.
Мамадыш районы Югары Тәкәнеш авылы гражданины Уча елгасы кушылдыгын койма белән әйләндереп алган, шуның аркасында гражданнарның су объектына ирекле үтеп керү мөмкинлеге чикләнгән. Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары су саклау зоналарын тикшерү барышында закон бозу очрагын теркәгән. Әлеге факт 2006 елның 3 июнендәге 74-ФЗ номерлы РФ Су кодексының 6 ст. 6 һәм 8 өлешләрен һәм 2013 елның 21 октябрендәге 282-ФЗ номерлы Федераль законны бозу булып тора.