Автокалада пыяла чүплеге бетерелгән

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Элегрәк ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Яр Чаллы шәһәренең Раскольников һәм Нәриманов урамнары киселешендә санкцияләнмәгән рәвештә җитештерү калдыкларын урнаштыру урынына тап булган. Пыяладан ясалган әйберләр рәвешендәге чүп-чар 652 кв. метр мәйданлы территорияне чүпләгән.

Хәзерге вакытта территория шәһәр администрациясе тарафыннан җыештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International