Буа шәһәрендә 1250 кв. метрлы чүплек бетерелгән

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган чүп чар белән Буа шәһәре территориясен чүпләгәннәр. Әлеге хокук бозу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары ачыклаган. Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы – 1250 кв. метр, күләме – 120 куб. метр.

Хәзерге вакытта Буа шәһәре башкарма комитеты тарафыннан территория тиешле санитар хәлгә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International