ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Җирле халыкның ризасызлыгын китереп чыгарган чүплекләр юк ителгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Мех уборки – Кама” филиалы белән берлектә Лениногорск районы бакчачылык ширкәтләре территорияләрен тәртипкә салган.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Лениногорск районында бер предприятие җир асты биләмәләреннән файдалану кагыйдәләрен бозган өчен 2,3 миллион сум күләмендә штраф түлиячәк.


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Гражданнарның су объектына иркенләп килеп-китеп йөрүләрен чикләү. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районында әнә шундый закон бозу очрагын теркәгән.

Лениногорскида яшәүче берәү сөзәклекне тигезләү өчен биналарны сүткәннән калган чүп-чардан файдаланырга карар иткән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чайковский урамында каяндыр китерелгән чүп-чарны тигезләүче махсус техниканың эшләвен күреп алган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре ком-гравий катнашмасын законсыз чыгаручыларга  киртә куйган булган. Дәүләт экологик мониторинг барышында җир асты биләмәләре турында табигатьне саклау законын бозу билгеләнгән.


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Оешма лицензия шартларын санга сукмаган өчен тиешле җәзасын алган: 300 мең сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр булган. Җир асты биләмәләреннән файдаланучы әлеге оешманың гомумтаралган файдалы казылмаларны чыгаруга җәлеп ителгән судноларын  ГЛОНАСС навигация системасына тоташтырмаганлыгы ачыкланган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә кара һәм төсле металл ватыгы һәм калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозуны ачыклаган. Закон бозучы тиешле рөхсәт документларыннан башка гына металл ватыгын кабул итү һәм саклау пунктын урнаштырган икән.


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Азнакай районында бер нефть компаниясе Эстәрле елгасының су саклау зонасында эшсез яткан торбаүткәргечне сүтеп алган. Әмма, экологлар билгеләгәнчә, бу эшне башкарганда закон бозуларга юл куелган. 


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе кабул итү бүлмәсенә Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләрдән табигатьне саклау законы таләпләрен бозуга шикаять алынган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллыда үткәрелгән рейд барышында табигатьне саклау законын бозуны ачыклаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International