“Кама” елга порты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгарган өчен 300 мең сум күләмендә штраф түлиячәк

2019 елның 27 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре әлеге закон бозу очрагын инде җәен үк Түбән Кама акваториясенә рейд барышында  ачыклаган булган. Ул чагында “Кама елга порты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең лицензия килешүендә күрсәтелгән чикләрдән чыгып ком-гравий катнашмасын чыгару эшләре алып барганлыгы билгеләнгән. Закон бозучы документта күздә тотылган шартларны санга сукмаган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 2 өлешендә (“Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә күздә тотылган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен бозып, җир асты байлыкларыннан файдалану”) күздә тотылган административ җаваплылыкка тартылган. Закон бозучыга 300 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Әмма компания әлеге карарга риза булмыйча, Татарстан Арбитраж судына мөрәҗәгать иткән. Тик җәмгыятькә шикаятен канәгатьләндерүдән баш тартылып, суд карары үзгәртелмичә калдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International