Экологлар Тенеш шәһәр тибындагы бистәсендә пычрак сулар агызудан китерелгән зыянны билгели

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Кама Тамагы районы Тенеш шәһәр тибындагы бистәсендә ташландык суларны җиргә агызу фактын билгеләгән. Күп фатирлы йорт янында җиргә казып урнаштырылган сыешлыклар экологлар килгәндә пычрак су белән тулган булган. Сыек калдыклар, савыттан ташып, җир рельефы буенча агып утырган.

Пычранган урынның гомуми мәйданының 12 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган, махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре сыек калдыклар ташып утырган урында туфракның ни дәрәҗәдә пычрануын бәяләү өчен туфрактан пробалар алган. Закон бозучыга Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай матдәләр һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”)  буенча административ җаваплылык яный.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International