Үзәк территориаль идарә инспекторлары Казанда пычрак кар көртләрен ясауда кемнәрнең кулы уйнаганлыгын билгели

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары пычрак кар көртлөренө юл куймау буенча көчәйтелгән контрольлек алып бара. Пычрак кар, эрегәндә, туфракка һәм су объектларына куркыныч белән яный, дип кисәтә экологлар. Яңа ел яллары чорында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары әнә шундый 7 закон бозу очрагына киртә куйган. Совет районының Минская, Җиңү проспекты урманарында, шулай ук Казан шәһәре Идел буе районының Тынычлык  бистәсендә һәм “Примавера” микрорайоны аръягында тиешсез урынга аударып калдырылган пычрак кар өемнәренең булдырылуы ачыкланган. Гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту максатыннан чыгып, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ тикшерү кузгатылган. Карның ни дәрәҗәдә агулы булуын билгеләү өчен кар көртләреннән пробалар алынган.

2019/2020 елгы кышкы чорда Казанда түбәндәге вакытлыча кар көртләрен ясау урыннарының законлы төстә “эшләп” килүен хәбәр итәбез:

-  Васильченко ур., 41в й.;

-  Путейская ур., 10 й.;

-  Портовая ур. (А.Халиков урамына таба);

-  Ф.Әмирхан һәм М.Миль урамнары чатында (автомобиль базары тирәсендә);

-  Воровский һәм Короленко урамнары чатында;

-  Бухарская ур. (“ПАТП-2” муниципаль унитар преприятиесе артында);

- Дәрвишләр торак массивы (КОМЗ артында);

- Гадел Кутуй ур. (86нчы йорт янында, к.1).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International