Ютазы компаниясе лицензиядә каралган шартларны үтәмәгән өчен 300 мең сум күләмендә штраф түлиячәк

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Компания, лицензия таләпләрен санга сукмыйча,  Дим-Тамак чыганагында файдалы казылма чыгару эшләренә тотынган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары җир кишәрлекләренең тиешле категориядәге сәнәгать җирләренә күчерелмәвен билгеләгән. Предприятиенең вазифаи заты әлеге факт буенча Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 2 өлеше (“Җир асты биләмәләреннән җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензиядә күздә тотылган шартларны санга сукмыйча файдалану”) нигезендә административ җаваплылыкка тартылган булса да, карьера эшкәртү тукталып калмаган. Экологлар килгәндә, карьерда кызыл балчык төяү һәм чыгару эшләре алып барылган.

Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 2 өлеше буенча административ беркетмә төзегән, 300 мең сум күләмендә штраф салу турында карар чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International