Чистайда калдыклар белән эш итү өлкәсендә закон бозу очрагы ачыкланган

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чистай шәһәрендә кара металл калдыкларын рөхсәтсез урынга өю билгеләнгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары шул урында 4нче класс хәвефлелеккә керүче чуен һәм корыч тузаны эзләрен дә тапканнар. Закон бозучыны җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  8.2 статьясындагы 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартканнар. Металл калдыкларының законсыз әйләнеше буенча эш материаллары Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенә тапшырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International