кологлар Казанда автомобиль юу урынында туфракка пычрак сулар эләгүен билгеләгән

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Пычрак, бензин, битум һәм реагент калдыклары, юу сыекчалары эзләре. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Казанның академик Павлов урамында туфракка ташландык сулар утырмасы хасил булуына тап булган. Экологлар аңлатканча, калдыкларны җыю өчен махсус урыннар булдырылмаганлыктан, алар автомойка янына гына өеп куелган. “Мондый гамәлләр әйләнә-тирә мохиткә зыян салырга мөмкин, – ди дәүләт инспекторлары. – Транспорт чараларын юган суда нефть продуктлары, зарарлы катнашмалар һәм башка компонентлар була”.

Хәзерге вакытта Министрлык лабораториясе белгечләре алынган пробаларга анализ үткәрә. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1, 3 өлешләре (“Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ тикшерү алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International