Миллион сум түләгәннәр: Әлмәттә туфракны пычратучылар җәза чарасыннан котылып кала алмаганнар

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 “Казан җитештерү берләшмәсе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Әлмәт шәһәрендә җирләргә зыян салган өчен 951,3 мең сум түләткәннәр. Табигатькә китерелгән зыян өчен Татарстан Республикасы Арбитраж суды карарын санга сукмаган предприятиедән штрафны суд приставлары түләттергән.

2017 елның ноябрендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторларының туфракның уңдырышлы катламын салдырып алу фактын ачыклаганлыкларын искә төшерик. Ул чагында экологлар әйләнә-тирә мохит өчен хәтәр матдәләр һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында 827,7 кв.м мәйданда туфракның пычратылуын билгеләгән. Пычранган беренче – 247,2 кв.м мәйдандагы җир кишәрлеге туфрагында нефть продуктлары микъдарының тиешледән 15,8 тапкырга, икенчесендә –  6,8 тапкырга артыграк булуы  исәпләп чыгарылган. Әлеге факт буенча юридик зат Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.6 статьясындагы 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган. Компаниянең гаебе Әлмәт шәһәр судында һәм Татарстан Республикасы Югары судында расланган. Суд органнарын һәм башкарма хакимият органнарын җәлеп итү юлы белән китерелгән зыянны каплауга ирешелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International