Экологлар Тукай районында җитештерү калдыкларына тап булган

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә рөхсәтсез урында чүплек өеме барлыкка китерелү турында хәбәр кергән. Экологлар шундук Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлегенә юл тоткан. Биредә, чыннан да, табигатьне саклау законын бозу факты расланган – җитештерү һәм куллану калдыкларының туфракка тиешле шартларны үтәмичә өеп куелганлыгы билгеләнгән. Пычранган туфракның гомуми мәйданының 7 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Закон бозучыга карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”) буенча беркетмә төзелгән, штраф салынган. Чүплек инде юкка да чыгарылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International