ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

Әлмәт районында Түбән Мактама авылы тирәсендә тишелгән торбадан нефть агып чыккан. Җир астыннан бәреп торган “кара алтын” фонтанын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында күреп алган.


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Чаллы шәһәре читендә бетон ташучы машина шоферы экологлар “кармагы”на эләккән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары территорияне квадрокоптер ярдәмендә тикшергәндә табигатьне саклау законын бозу очрагын теркәгән.

   Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән районы Туймәт авылы территориясендә тиешсез урында файдалы казылма (ком) чыгару фактын ачыклаган. Тикшерү барышында билгеләнгәнчә, “Туймәт ком карьеры” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензия шартын бозган икән.


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Фототозак  төягеч белән  ком төялгән машинаны “тотып” алган. Әлмәт районы Иске Михайловка авылы территориясенә әлеге фотокамераны Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары урнаштырган.

“ГАРАНТ” төзелеш компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте туфракка калдыклар ташлап калдырган өчен  2 805 000 сум күләмендә штраф түлиячәк.


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Канализация суларын агызуга килешү бар, ә башкарылган эшләр – юк. Эшчәнлекләрендә ташландык суларын махсус чокырга  агызучы предприятиеләрне тикшерү кысаларында Әлмәттәге базаларның берсендә табигатьне саклау законын бозу ачыкланган.


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре гражданнардан алынган шикаять буенча Нурлат шәһәрендә җир законын бозуны ачыклаган.

Лениногорскида бер предприятие экология турында закон таләбен бозган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән уртак рейд кысаларында кара һәм төсле металл калдыклары өеменә тап булган.

Казан шәһәре Идел буе районында җир асты байлыкларын урлау буенча җинаять эше кузгатылган. Шәхесе әлегә мәгълүм булмаган берәү Поперечно-Отарская урамында гомум таралган файдалы казылма (ком) чыгарып яткан.


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Кама Тамагы күгеннән вертолетка утырып район территориясен карау-тикшерү барышында ачыкланган чүплекләр юкка чыгарылган. Октябрь аенда дүрт торак пункт – Чаллы, Олы Кариле, Келәнче авылларында, Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә туфракта калдыкларны рөхсәтсез урыннарга урнаштыру очраклары билгеләнгән булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International