Чистайда экологлар 100 кв. м мәйданлы чүплек ачыклаган

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре санитар-экологик икеайлык кысаларында үсемлекләр, агач, шулай ук тораклардан чыккан сортларга аерылмаган чүп-чар өемен ачыклаган. Табигать саклау законнарын бозу Чистай шәһәренең Крупская урамы буенча ачыкланган. Чүплекнең мәйданы – 100 кв. метр, күләме – 20 куб. метр.

Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы федераль законның 51 статьясы буенча табигатьне саклау законнарын бозу булып тора. Әлеге мәгълүмат, табигать саклау өлкәсендәге закон бозуларны бетерү өчен, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты адресына җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International