Тәтеш районында законсыз чүп бушату очрагы теркәлгән

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары видеокамера ярдәмендә калдыкларны законсыз ташлау фактын теркәгән. Экологлар сүзләренә караганда, янәшәдә контейнер мәйданчыгы булуга карамастан, Тәтеш шәһәрендә яшәүчеләр чүп-чарны тиеш булмаган урында ташлауны дәвам иттерә, бу исә «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы федераль законның 51 статьясы таләпләрен бозу булып тора.

Физик затларга карата экологлар тарафыннан Административ хокук бозулар турында ТР кодексының «Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу» дигән 3.6 статьясы һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» дигән 8.2 статьясының 1 өлеше буенча беркетмәләр төзелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International