Зеленодольск суды экологлар файдасына карар чыгарган

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Хәзер гражданин Сумка елгасы ермагын торгызу проектына туры китереп, табигый халәтенә китерергә тиеш булачак. Хокук бозучы җир кишәрлеге сатып алган һәм территориянең мәйданын арттыру максатында Сумка елгасын һәм Ильинское күлен тоташтыручы комлы ермакны үзирекле тәртиптә күмеп куйган. Шуның нәтиҗәсендә су объектының яр буе саклык полосасы чикләрендә юыла торган грунтлардан чүп-чары өеме барлыкка килгән.

Элегрәк ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан гражданин Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Су объектын үзирекле тәртиптә биләп алу яки билгеләнгән шартларны бозып файдалану» дигән 7.6 статьясы буенча һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Су объектының яр буе саклык полосасын, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык һәм башка эшчәнлек чикләүләрен бозып файдалану» дигән 8.42 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган булган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International