Кама Тамагы районында 350 кв. метр мәйданлы чүплек бетерелгән

2020 елның 9 июне, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Олы Кариле-Красновидово автоюлыннан 300 метр чокырда җитештерү һәм куллану калдыкларын ачыклаган. Тикшерү барышында әлеге участокның Яңасала авыл җирлеге карамагында булуы ачыкланган. Территорияне чүпләүнең гомуми мәйданы 350 кв. метр тәшкил итә, аның күләме – 50 куб. метр.

Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 статьясы нигезендә табигать саклау законнарын бозу булып тора. Яңасала авыл җирлеге башлыгы адресына санкцияләнмәгән чүплекне бетерү буенча чаралар күрү турында хат юлланган. Хәзерге вакытта территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International