Санитар-экологик икеайлык кысаларында Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Кайбыч районы территориясен тикшергән. Колаңгы тимер юл станциясе поселогында уздырылган тикшерү барышында рөхсәтсез калдык ташлау факты ачыкланган. Резин шиннар, ботаклар, тораклардан калган, сортларга аерылмаган чүп-чар, шулай ук агач һәм төзелеш калдыклары 55 куб. метр мәйданлы территорияне чүпләгән.
Инспекторлар тарафыннан участокны тикшерү акты төзелгән һәм Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе адресына чүплекне бетерү буенча чаралар күрү турында хат юлланган. Хәзерге вакытта территория санитар-экологик торышка китерелгән.