Питрәч районында 700 кв. метрлы чүплек бетерелгән

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Вертолеттан күзәтү барышында Питрәч районының Кулай авыл җирлегендә рөхсәтсез калдык ташлау очраклары ачыкланган. Чүплекнең мәйданы 700 кв. метрдан артып китә. Территорияне чистарту барышында барлыгы 190 куб. метр калдык чыгарылган. Хәзерге вакытта Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International