Казанда 1 гектар мәйданда чүплек ачыкланган

2020 елның 22 мае, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре санитар-экологик икеайлык кысаларында төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган калдыклар, резин шиннары, пластик тартмалар, шулай ук тораклардан сортларга аерылмаган чүп-чар өеменә тап булган. Совет районының Гадел Кутуй урамы буенча табигать саклау законнарын бозу очрагы ачыкланган. Чүплекнең мәйданы – 1 га, күләме – 750 куб. метр.

Гаепле затларны җаваплылыкка тарту өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча административ тикшерү эше кузгатылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International