Түбән Кама шәһәренең Красная урамында яшәүчеләр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына йорт янында чүп-чар өеме оештырган күршеләренә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә Азнакай районының Вахитов авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар ташлануы турында гражданнардан хәбәр килде.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан Түбән Аты авыл җирлегендә рөхсәтсез чүплек булуы турында мөрәҗәгать килде. Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары квадрокоптер ярдәмендә табигать саклау законнары бозылу очрагын теркәгән.
Әлмәт шәһәренең Урсала микрорайонында билгесез кешеләр зур төзелеш калдыкларыннан чүплек оештырган. Әлеге чүплекне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау кысаларында ачыклаган.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юлларга бүлеп бирелгән полосаларда тәртип урнаштыру эшләре бара. Бүгенге көндә даими рәвештә чистарту нәтиҗәсендә 3640 куб.метр тәртип китерелгән, бу 212 тоннадан артык каты көнкүреш калдыклары дигән сүз.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә кайнар линия буенча Казан шәһәренең Идел буе районы, Депутат урамы буенча чүп-чар ташлау урыны турында гражданнардан мөрәҗәгать килеп иреште.
Питрәч районының Көек авылында экологлар туфракның уңдырышлы катламын законсыз рәвештә салдырып алу һәм киң таралган файдалы казылмалар чыгару очрагына тап булган.
Ватык пыяладан ясалган чүплек ике катлы йортны хәтерләтә. Казан шәһәренең Гвардия урамы буенча 54 нче йортта яшәүчеләр Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына шундый хәбәр белән мөрәҗәгать итте. Күбесе пыяла шешәдән гыйбарәт булган көнкүреш калдыкларының мәйданы 501 кв. метр тәшкил итә.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт инспекторлары административ хокук бозган КамАЗ һәм бульдозер техникаларына юлыккан. Самосырово торак биләмәсе территориясендә, Тынычлык урамы буенча транспорт чаралары калдыкларны туфракка ташлау белән шөгыльләнә торган булганнар.
Биналарны сүтүдән калган агач калдыклары, кәгазь һәм катыргы кисәкләре. Экологлар Буа шәһәренең Гагарин һәм Люксембург урамнары киселешендә санкцияләнмәгән чүплек урынына тап булган.