Дәрвишләр бистәсендә 1480 квадрат метрлы чүплек бетерелгән

2020 елның 14 августы, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Дәрвишләр бистәсенең Торфяная урамындагы торак массивта элеккеге контейнер мәйданчыгы урынында рөхсәтсез көнкүреш калдыклары ташлау урыннарын ачыклаган. Территорияне чүпләүнең гомуми мәйданы 1480 квадрат метр тәшкил итә, күләме – 180 куб. метр.

Хәзерге вакытта Казан шәһәренең Совет районы администрациясе тарафыннан территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

Бистәдә яшәүчеләр белән килешү буенча төбәк операторы тарафыннан чүпне капчыклап җыю оештырылган. Әйләнә-тирәлеккә игътибарлы һәм сакчыл булуыгыз сорала! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International