Предприятие Азнакай районында Чкан ятмасында ком чыгару буенча законсыз рәвештә эш алып барган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары табигать саклау законнары бозылу фактын теркәгән. Тикшерү барышында әлеге җир кишәрлегенең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясенә керүе ачыкланган. Оешма җирләрне тиешле категориягә күчермәүгә бәйле рәвештә, юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен бозып җир асты байлыкларыннан файдалану» дигән 7.3 статьясының 2 өлеше буенча беркетмә төзелгән, шулай ук 300 мең сум күләмендә штраф билгеләү турында карар чыгарылган.