Кама Тамагы районындагы чүплек оператив рәвештә бетерелгән

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенә Кече Салтык авылы янында зур чүплек барлыкка килүе турында «Халык контроле» системасы аша хәбәр килгән. Экологлар мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча кичекмәстән шул урынга барып кайтканнар. Тикшерү барышында хокук бозу очрагы расланган. Мәйданы 950 квадрат метрлы, күләме 600 куб. метр булган территория җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләнгән.

Экологлар Кама Тамагы районы башкарма комитеты адресына ачыкланган бозуларны бетерү буенча чаралар күрү өчен хат юллаган. Хәзерге вакытта Кече Салтык авыл җирлеге территориясе тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International