Казан шәһәренең Царицыно бистәсендә 250 квадрат метрлы чүплек бетерелгән

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Царицыно бистәсенең Каспийский урамы буенча вак һәм зур габаритлы көнкүреш калдыкларын законсыз урнаштырган урын барлыгын ачыклаган. Чүпләнгән территориянең гомуми мәйданы – 250  кв.метр, күләме – 72 куб.метр.

Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 статьясын – табигать саклау законнарын бозу булып тора. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең Совет районы администрациясе тарафыннан территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International