Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Поспелово авыл җирлеге территориясендә комлы тауга тап булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, киң таралган файдалы казылмаларны ерак булмаган урында, легаль булмаган карьердан чыгарганнар.
Хәзерге вакытта гаепле затларны ачыклау өчен эш материаллары ТР Алабуга районы буенча эчке эшләр бүлегенә җибәрелгән.