Әлмәт районында фотога төшерү ысулы белән законсыз ком чыгару очрагы теркәлгән

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Фотога төшерү ысулы ярдәмендә Алан бакчачылык җәмгыяте территориясендә законсыз ком алу факты теркәлгән.  Камераны ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары кыргый карьер белән янәшә урнаштырган булган. Ком алу мәйданы – 870 квадрат метр, җир асты байлыкларын алу тирәнлеге – 3 метр. Файдалы казылма запасларын югалтуга китергән якынча зыян 209 мең сум тәшкил иткән, дип хәбәр итте экологлар.

Хәзерге вакытта эш материаллары урлау факты буенча җинаять эше кузгату өчен Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлегенә җибәрелгән. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше буенча административ тикшерү алып барыла, ул юридик затлар өчен сигез йөз меңнән бер миллион сумга кадәр штраф салуны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International