Татарстанда «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Чиста һава» операциясенә йомгак ясалды: 1 июньнән 6,5 меңгә якын автомобиль тикшерелгән
Экология Министрлыгының Ык яны территориаль идарәсе инспекторлары ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән чираттагы уртак рейдка чыкты.
«Чиста һава» оператив-профилактик чарасы барышында Экология министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә 3482 автотранспорт чарасын алардан чыккан газларның экологик яктан чиста булуына тикшерделәр. 3129 җиңел автомобиль, 224 йөк машинасы, 129 автобус тикшерү узган.
Әлмәт автоюлларындагы рейд 100% чисталык күрсәткечен күрсәтте.
«Чиста һава» оператив-профилактик чарасы кысаларында Экология министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә 3123 автотранспорт чарасын экологик яктан чиста булуга тикшерделәр. 2788 җиңел машина, 207 йөк автомобиле һәм 128 автобус тикшерү узган.
Татарстанда июнь башыннан «Чиста һава» операциясе кысаларында 2729 автотранспорт чарасы тикшерелде. Операция барышында Министрлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә 2416 җиңел автомобильне, 186 йөк автомобилен һәм 127 автобусны тикшерделәр.
Татарстанда «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән июньнән сентябрьгә кадәр «Чиста һава» операциясе үткәрелә.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан ведомство карамагындагы территорияләрдә июнь башыннан 110 автомашина тикшерелгән. Апас районында «Чиста һава» операциясе кысаларында чираттагы рейд уздырылды.
Бүгенге көндә «Чиста һава» операциясе барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә, 1936 автотранспорт чарасы тикшерелде.
Татарстанда ел башыннан «Чиста һава» операциясе кысаларында 1637 автотранспорт чарасы тикшерелде. Экологиялелек буенча тикшерүне аларның 55се уза алмады, бу 3,4% туры килә.