Татарстанда автотранспорт чараларының экологик яктан чиста булуын тикшерүне дәвам итәләр: 2729 автомобиль тикшерелде

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Татарстанда июнь башыннан «Чиста һава» операциясе кысаларында 2729 автотранспорт чарасы тикшерелде. Операция барышында Министрлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә 2416 җиңел автомобильне, 186 йөк автомобилен һәм 127 автобусны тикшерделәр.

91 автотранспорт чарасында артыклык очраклары ачыкланган, бу 3,3% тәшкил итә. Автомобиль хуҗаларына кисәтүләр белдереп, төтен системасындагы җитешсезлекләрне бетерү өчен техник хезмәт күрсәтү станцияләренә барырга киңәш ителде.

Татарстанның 17 муниципаль районында барлык төр автотранспорт чаралары да тикшерелә.  1 октябрьгә кадәр автомобильләрнең экологик яктан чиста булуына контроль республиканың 25 районында планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, «Чиста һава» операциясе атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән һәм «Экология» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International