Татарстанда «Чиста һава» операциясе кысаларында 3123 автомобиль тикшерелгән

2024 елның 13 августы, сишәмбе

«Чиста һава» оператив-профилактик чарасы кысаларында Экология министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә 3123 автотранспорт чарасын экологик яктан чиста булуга тикшерделәр. 2788 җиңел машина, 207 йөк автомобиле һәм 128 автобус тикшерү узган.

101 автотранспорт чарасында артыклык ачыкланган, бу 3,2% тәшкил итә.

Республика юлларында тикшерүләр 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, автотранспорт чараларының экологик яктан чиста булуына контроль Татарстан Республикасының 25 муниципаль районында планлаштырылган. Оператив-профилактик чараның төп максаты – автотранспортның атмосфера һавасы торышына тискәре йогынтысын булдырмый калу. Чара шулай ук «Экология» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International