Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Чиста һава» акциясе кысаларында 3004 автомобильне тикшерделәр

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә ТР Экология министрлыгы Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе һәм Ространснадзорның Татар УГАН белән берлектә «Чиста һава» операциясен дәвам итә, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уза. Контроль чаралар республиканың 23 районында узды инде.

Акция башланганнан бирле 3004 автотранспорт чарасы: 2653 җиңел автомобиль, 152 йөк автомобиле һәм 199 автобус тикшерү узды.

60 транспорт чарасында (51 җиңел автомобиль, 6 йөк машинасы һәм 3 автобус) арттыру очраклары ачыкланды, бу тикшерелгән автоларның гомуми саныннан 2% өлешен тәшкил итә.

Атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында транспорт чаралары хуҗалары белән аңлату әңгәмәсе уздырыла һәм административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелә. Барлыгы 52 беркетмә төзелде, хокук бозучыларга 500 сум штраф яисә кисәтү яный.

2024 ел белән чагыштырганда, кагыйдә бозулар ачыкланган авто өлеше кими бара. Әйтик, 2024 елда транспорт чараларының уртача 2,7% өлешендә артыклык очраклары ачыкланган булган, бу быелгы белән чагыштырганда 0,7% ка күбрәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы автомобиль юлларында «Чиста һава» операциясе «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International