Әлмәт автоюлларындагы рейд 100% чисталык күрсәткечен күрсәтте. «Чиста һава» операциясе кысаларында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары һәм Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча автоинспекциясе хезмәткәрләре бензин, дизель һәм газ моторлы автотранспортны эшкәртелгән газларда чыгарылган матдәләрнең билгеләнгән нормативларын үтәүгә тикшерделәр.
Тикшерелгән автомобильләрнең барысы да контрольне узды, бу – 46 автотранспорт чарасы. Операция башланганнан бирле Әлмәт районында хокук бозу бер генә мәртәбә теркәлгән, бу тикшерү үткәннәрнең гомуми санының 1,3% тәшкил итә.
«Чиста һава» операциясе «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән автотранспортның атмосфера һавасы торышына тискәре йогынты ясавын кисәтүгә юнәлдерелгән. Республика автомобиль юлларында һаваны саклау нормаларын үтәүгә контрольлек дәвам итә.