Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Чиста һава» операциясе кысаларында 3587 автомобиль тикшерелгән

2025 елның 26 августы, сишәмбе

1 июньнән Татарстан Республикасында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Чиста һава» оператив-профилактик чарасы уза. Операция ТР Экология министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе һәм ИФО буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Бензин, дизель һәм газ моторлы автомашиналар тикшерелә.

Өч ай эчендә белгечләр 3587 автотранспорт чарасын тикшергән. Бу 3218 җиңел автомобиль, 170 йөк һәм 199 автобус.

Тикшерү нәтиҗәләре Татарстан машина йөртүчеләренең югары җаваплылыгын күрсәтә – 68 транспорт чарасында гына (тикшерелгәннәрнең гомуми санының 1,9% ы) рөхсәт ителгән нормаларны арттыру ачыкланган. Алар арасында 59 җиңел автомобиль, 6 йөк машинасы һәм 3 автобус бар.

Министрлык хезмәткәрләре экологик нормативларга туры килми торган транспорт чаралары хуҗалары белән атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге закон таләпләрен үтәүнең мөһимлеге турында аңлату әңгәмәсе үткәрә һәм административ хокук бозу турында беркетмәләр төзи.

Республика автомобиль юлларында тикшерүләр 2025 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

Автомобиль хуҗаларының үз транспорт чараларының техник торышына һәм техник хезмәтне вакытында узуга җаваплы мөнәсәбәтенең мөһимлеге турында искә төшерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International