«Чиста һава» оператив-профилактик чарасы барышында Экология министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә 3482 автотранспорт чарасын алардан чыккан газларның экологик яктан чиста булуына тикшерделәр. 3129 җиңел автомобиль, 224 йөк машинасы, 129 автобус тикшерү узган.
Барлыгы 116 автомобильдә артыклык булуы ачыкланган, бу тикшерелгән автомашиналарның 3,3% өлешен тәшкил итә. Автомобиль хуҗаларына кисәтүләр белдереп, төтен системасындагы җитешсезлекләрне бетерү өчен техник хезмәт күрсәтү станцияләренә барырга киңәш ителде.
Исегезгә төшерәбез, «Чиста һава» 1983 елдан бирле ел саен автотранспортның атмосфера һавасы торышына тискәре йогынты ясавын кисәтү өчен үткәрелә. 2024 елда чара «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 42 мәртәбә уздырыла.