Татарстанда 1 июньнән «Чиста һава» операциясе кысаларында 776 автотранспорт чарасы тикшерелгән. Тикшерүләрне Экология министрлыгы инспекторлары һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоиспекциясе үткәрә.
Операция башланганнан бирле 636 җиңел автомобиль, 32 йөк һәм 108 автобус тикшерелгән.
Артыклык очрагы 4 автотранспорт чарасында (2 җиңел автомобиль һәм 2 автобус) ачыкланган, бу тикшерелгән машиналарның гомуми санының 0,5% өлешен тәшкил итә. Автотранспорт чаралары хуҗалары белән атмосфера һавасын саклау өлкәсендә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында аңлату әңгәмәсе үткәрелгән.
Исегезгә төшерик, операциянең төп максаты – автотранспорттан чыккан газларда пычраткыч матдәләр булу нормативларының үтәлешен тикшереп тору ярдәмендә автотранспортның атмосфера һавасы торышына тискәре йогынтысын киметү. Республика юлларында тикшерүләр 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.