1 июньнән Татарстан Республикасында «Чиста һава» оператив-профилактик чарасы дәвам итә, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. ТР Экология министрлыгы инспекторлары, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, автотранспортның экологик яктан чиста булуын тикшерәләр. Контрольлек чаралары республиканың 23 районында узды инде.
Бензин, дизель һәм газ моторлы автомашиналар тикшерелә.
Операция башланганнан бирле 4123 автотранспорт чарасы тикшерелгән. Бу 3713 җиңел автомобиль, 206 йөк автомобиле һәм 204 автобус.
76 автотранспорт чарасында (66 җиңел, 7 йөк автомобиле һәм 3 автобус) арттыру очраклары ачыкланган, бу тикшерелгән автоларның гомуми саныннан 1,8% тәшкил итә.
Министрлык хезмәткәрләре атмосфера һавасын саклау өлкәсендә законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында автотранспорт чаралары хуҗалары белән аңлату эшләре алып баралар һәм административ хокук бозу турында беркетмәләр төзиләр.
Оператив-профилактик чараның төп максаты – автотранспортның атмосфера һавасы торышына тискәре йогынтысын булдырмый калу.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы автомобиль юлларында «Чиста һава» операциясе 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.