Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Чиста һава» оператив-профилактик чарасы тәмамланды. Ел саен ТР Экология министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә, быелдан башлап Ространснадзорның Идел буе федераль округы буенча төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә, автомобильләрдән чыккан газларның атмосфера һавасына тискәре йогынты ясавын кисәтү өчен, автотранспортны тикшерү буенча рейдлар оештыралар.
Чара 1-нче июньдә старт алды һәм 30 сентябрьгә кадәр барды. Операция барышында 6482 автотранспорт чарасы тикшерелде:
- 5910 җиңел автомобиль;
- 420 йөк машинасы;
- 152 автобус.
177 автомашинадан чыккан газларда пычраткыч матдәләр буенча нормаларның артуы ачыкланган, бу гомуми күләмнең 2,7% өлешен тәшкил итә. Иң күп артыклык саны 167 җиңел автомобильдә ачыкланган. 7 йөк машинасы һәм 3 автобус шулай ук экологик яктан тикшерүне уза алмаган.
Автотранспорт чаралары хуҗалары белән атмосфера һавасын саклау өлкәсендә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында аңлату әңгәмәсе үткәрелгән.
Тикшерү республиканың 23 районында узды.
Татарстанда газларда зарарлы матдәләр күләме арткан автомобильләр саны кимү буенча тотрыклы тенденция күзәтелә, бу автомобиль паркын әкренләп яңарту, физик һәм мораль яктан искергән автомашиналарны эксплуатациядән чыгару, шулай ук экологик характеристикалары яхшыртылган мотор ягулыгы җитештерү һәм сату белән бәйле. 1994 елдан башлап, операция нәтиҗәләре буенча, газларда пычраткыч матдәләр күләме арткан автотранспорт өлеше 10 тапкырга кимегән.
Белешмә өчен:
2020 елда 6588 транспорт чарасы тикшерелгән, 220 хокук бозу очрагы ачыкланган;
2021 елда – 6201 автомобиль, 172 хокук бозу очрагы ачыкланган;
2022 елда – 6570 автомобиль, 183 хокук бозу очрагы ачыкланган.
2023 елда 6886 транспорт чарасы тикшерелгән, 184 хокук бозу очрагы ачыкланган.