Автотранспорт экостандартларга туры киләме? Татарстанның Азнакай һәм Мөслим районнарында экологлар шуны тикшерде

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Экология Министрлыгының Ык яны территориаль идарәсе инспекторлары ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән чираттагы уртак рейдка чыкты.
Азнакай һәм Мөслим районнары автомобиль юлларында 50 автомобильнең газларында пычраткыч матдәләр булуга инструменталь контроль үткәрелде. 3 автотранспорт чарасында артыклык теркәлде.

«Чиста һава» операциясе башланганнан бирле Ык яны территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан ведомство буйсынуындагы территорияләрдә барлыгы 310 автомобиль тикшерелгән. Рөхсәт ителгән нормативлардан артып киткән 11 машина ачыкланган.

Рейдлар Азнакай, Мөслим, Ютазы һәм Баулы районнарында сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International