Чаллы шәһәренең «Прибрежный» паркында «Чиста уеннар» узды. Экобәйрәмгә 1300дән артык укучы, аларның ата-аналары һәм укытучылары җыелды. «Чиста уеннар» «Мәктәп чисталык кубогы» экологик турнирының беренче чарасы булды. Экологик вакыйгада ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты.
Түбән Кама районының Каенлы авыл җирлегендә Кама елгасы ярында «Чиста уеннар» узды. Квест-уенда барлыгы 200дән артык кеше катнашты, алар арасында ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе экологлары да бар.
29 апрель көнне санитария-экология икеайлыгы кысаларындагы Үзәк республика өмәсенә чакырабыз. Ул «Рус-Алман Швейцариясе» махсус сакланылучы табигать территорияләрендә узачак.
Бу ялларда Казанның 700 укучысы чисталык булдыру өчен «Савиново» паркы территориясендә җыелды. Активистлар чүп-чарны җыйдылар һәм сортларга аердылар, үсентеләр утырттылар, своп-маркетта әйберләргә яңа тормыш бүләк иттеләр һәм экофутбол уйнадылар.
Түбән Камада Кама елгасы ярында «Чиста уеннар» узды. Ярышлар көзге чисталык Кубогы кысаларында оештырылды. Квест-уенда барлыгы 200 кеше катнашты.
Түбән Камада Зәй елгасында Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, шимбә өмәсе кысаларында, активистлар белән бергә, 66 капчык чүп-чар, шул исәптән 24 капчык пластик һәм тимер банкалар, 17 капчык пыяла, 7 капчык пенопласт, 9 капчык покрышка һәм 22 капчык сортланмый торган калдыклар җыйдылар.
17 сентябрьдә Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт күлендәге өмәдә барыгызны да көтеп калабыз. Экологик акция «Чиста уеннар» квест-уен форматында узачак.
24 апрельдә республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә республика өмәсе узачак. Территорияләрне чистарту буенча традицион чаралар санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна 2021» республика акциясе кысаларында узачак.
24 апрельдә республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә республика өмәсе узачак. Территорияләрне чистарту буенча традицион чаралар санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна 2021» республика акциясе кысаларында узачак.
Казанның битараф булмаган 140 кешесе Дәрвишләр урманы территориясен чистарткан. Чара йомгаклары буенча 1,8 тонна чүп-чар җыелган, алар арасында 44 капчык пластик, 1 капчык металл, 71 капчык пыяла, 513 кг эре чүп-чар, шулай ук телевизор һәм суыткыч кебек эре калдыклар да бар.