Зәй елгасы буеннан экологлар һәм битараф булмаган түбәнкамалылар 60 капчыктан артык чүп җыеп алды

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Түбән Камада Зәй елгасында Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, шимбә өмәсе кысаларында, активистлар белән бергә, 66 капчык чүп-чар, шул исәптән 24 капчык пластик һәм тимер банкалар, 17 капчык пыяла, 7 капчык пенопласт, 9 капчык покрышка һәм 22 капчык сортланмый торган калдыклар җыйдылар.

«Экостанция» һәм «Мобэко» оешмасының бөтен җыелган чүп-чарын икенчел эшкәртүгә җибәрәчәкләр.

Шимбә өмәсен оештыручылар - Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе, «Изгелек кыл» хәйрия оешмасы һәм «Экостанция» икенчел чималны утильләштерү буенча оешма.

Исегезгә төшерәбез, бу шимбә көнне Юдино бистәсендәге Изумрудный күлендә «Чиста уеннар» квест-уен форматында тагын бер экологик акция узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International