«Чиста уеннар»да уйныйбызмы? Татарстанлыларны массакүләм өмәгә чакырабыз

2022 елның 9 сентябре, җомга

17 сентябрьдә Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт күлендәге өмәдә барыгызны да көтеп калабыз. Экологик акция «Чиста уеннар» квест-уен форматында узачак.

Уенда дүрт кешегә кадәр булган  командалар катнаша, аларның һәрберсенең максаты — җыелган чүп-чар өчен иң күп балл җыю. Чикләнгән вакыт эчендә команда күл ярын чистартырга гына түгел, ә алга таба эшкәртү өчен җыелган калдыкларны  сортларга да аерырга тиеш. Сортлау командаларга өстәмә бонуслар бирә. Уенда югары балларны пластик, пыяла, металдан алып була, ә уенчылар аеруча куркыныч калдыклар таба алса, мәсәлән, батарейкалар, бу инде  джекпот булачак.

Уенда катнашу өчен 4 кешелек командага берләшергә, 15 сентябрьгә кадәр https://forms.yandex.ru/u/6310a04bf37b9dcc307eb52b/ сылтамасы буенча теркәлергә кирәк.

Татарстанлыларга Экология министрлыгы белгечләре һәм, әлбәттә, Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге дайверлары ярдәм итәчәк.

Концерт программасы һәм кыр кухнясы яхшы кәеф гарантияли.

Өмә «Россия суы» бөтенроссия акциясе һәм «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында узачак. Өмәне оештыручылар - ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгы, «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте, Татарстанда Рус географик җәмгыяте бүлеге.

Экозакциягә старт 11:30 сәгатьтә, мәйданчыкта теркәү - 10:30дан 11:30га кадәр. Катнашучылар өчен шәһәрдән трансфер оештырылачак. Моның өчен түбәндәге форманы тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/6316fc7b3100fd51b69d62c/.

Акциядә катнашу өчен инвентарь биреләчәк. Барыгызны да өмәдә көтәбез! «Чиста уеннар! » күңелле үтсен!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International