Масштаблы экологик акциягә кушыл! Барыгызны да республика өмәсендә көтәбез

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

24 апрельдә республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә республика өмәсе узачак. Территорияләрне чистарту буенча традицион чаралар санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна 2021» республика акциясе кысаларында узачак.

Казанның Нокса авышлыгы урамындагы парк («Азино-2» микрорайоны, «Франт» сәүдә үзәге янындагы) – чараның төп мәйданы булачак.

Өмә кысаларында «Чиста уеннар» квесты форматында сезонның беренче уены да узачак. Катнашу өчен 3-4 кешелек командага берләшергә һәм 22 апрельгә кадәр https://clck.ru/ULtbF  сылтамасы буенча 18:00 сәгатькә кадәр алдан теркәлү узарга кирәк.

Командалар тизлек белән чүп-чар җыярга, аны өч фракциягә бүләргә тиеш булачак. Калдыклар белән җыелган һәр капчык өчен мобиль кушымтада баллар исәпләнәчәк. Иң күп балл җыйган командалар чара партнерларыннан кыйммәтле призлар алачак.

Катнашучыларга тырышып эшләргә һәм саф һавада ял итәргә дә тәкъдим ителә.  Сезне интерактивлар, экологик мастер-класслар, концерт программасы һәм кыр кухнясыннан кайнар төшке аш көтә.

Шулай ук чара кысаларында #эковесна2021 Instagram-конкурсына йомгак ясалачак, җиңүчеләрне кызыклы призлар көтә.  

Акциядә катнашу өчен инвентарь урында биреләчәк. Катнашучыларны җыю һәм теркәү 2021 елның 24 апрелендә 09:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр «Франт» сәүдә үзәге янындагы парковкада узачак.

Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Казан шәһәренең Совет районы администрациясе һәм Татарстан Республикасының иҗтимагый берләшмәләре.

Теләге булган һәркемне чакырып калабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International