Чаллы шәһәренең «Прибрежный» паркында «Чиста уеннар» узды. Экобәйрәмгә 1300дән артык укучы, аларның ата-аналары һәм укытучылары җыелды. «Чиста уеннар» «Мәктәп чисталык кубогы» экологик турнирының беренче чарасы булды. Экологик вакыйгада ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты.
Бәйрәм кунаклары өчен интерактив мәйданчыклар эшләде, анда һәркем кызыксыну буенча шөгыль таба алды. Катнашучылар коры чәчәкләрдән кыстыргычлар һәм эшкәртелгән пластиктан брелоклар ясадылар, шулай ук «Дөреслек-ялган» викторинасында һәм тематик тәгәрмәчтә үз белемнәрен сынап карадылар, өстәл уеннары уйнадылар. Балалар агачларны кәүсәләренең кисемнәреннән танырга һәм табигый исләрне билгеләргә өйрәнделәр.
«Чиста уеннар» квестында катнашучылар чүп-чарны җыеп кына калмады, ә шундук калдыкларны сортларга аердылар, моның өчен призлы баллар җыйдылар. Уртак тырышлык белән 2875 кг чүп-чар яисә 320 капчык җыелды.
Чара йомгаклары буенча җиңүче командалар ачыкланды:
5-8 сыйныфлар:
1 урын – Җирне саклаучылар (Чаллы)
2 урын – Кайманлылар (Чаллы)
3 урын – Эко-леди (Алабуга районы)
9-11 сыйныфлар:
1 урын – Гамәлдәге чисталык (Минзәлә районы)
2 урын – Десептиконнар (Чаллы)
3 урын – Атом (Менделеевск районы)
«Экологик культураны формалаштыру – бер тапкыр үткәрелә торган акция түгел, ә системалы эш. «Чиста уеннар» яшь буынны туган якның табигый мирасы турында кайгыртуга ничек нәтиҗәле һәм кызыклы этәрүнең яхшы үрнәге булып тора», — дип билгеләп үтте Кама буе идарәсе белгече Юлия Маркелова.
Оештыручылар булып «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге һәм «Орион» яшьләр үзәге» муниципаль учреждениесе чыгыш ясады. Проектның төп максатлары булып үсеп килүче буынның экологик грамоталылыгын формалаштыру, әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм актив гражданлык позициясен үстерү тора, бу «Экологик иминлек» илкүләм проектының төп бурычларына туры килә.