Ялларны файда белән үткәрәбез! 29 апрель көнне барлык татарстанлыларны Үзәк өмәгә чакырабыз!

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

29 апрель көнне санитария-экология икеайлыгы кысаларындагы Үзәк республика өмәсенә чакырабыз. Ул «Рус-Алман Швейцариясе» махсус сакланылучы табигать территорияләрендә узачак.

Чара форматы - «Чиста уеннар» квесты. Катнашу өчен 3-4 кешелек командага берләшергә һәм 28 апрельгә  14:00 гә кадәр түбәндәге сылтама буенча: https://forms.yandex.ru/u/64413c412530c203c5ffff47/. теркәлергә кирәк. Җыештырудан тыш, һәркем башка төр активлыкны да сынап карый алачак.

Мәйданчыкта теркәлү 8:30 сәгатьтә башлана.

Өмә программасының тулырак өлешен якындагы көннәрдә бастырабыз. Ә әлегә барысын да теркәлү өчен көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International