Түбәнкамалылар «Чиста уеннар»да бер тонна чүп-чар җыйдылар

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Түбән Камада Кама елгасы ярында «Чиста уеннар» узды. Ярышлар көзге чисталык Кубогы кысаларында оештырылды. Квест-уенда барлыгы 200 кеше катнашты. Бу мәктәп укучылары да, студентлар да, волонтерлар да, активистлар да, шәһәрнең битараф булмаган халкы да. Алар  чүп-чар җыйдылар. Җыелган һәр капчык өчен командаларга баллар бирелде. Экоактивистлар уртак тырышлык белән 1 тонна чүп җыя алдылар.

Ярышларда җиңүчеләр:

1 урын – Түбән Кама районының 33 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

2 урын  - «Твори добро» экологик хәрәкәте

3 урын - Түбән Кама районының 1нче гимназиясе

 «Чиста уеннар» ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе, Түбән Кама районы Башкарма комитеты, акция иганәчеләре һәм партнерлары ярдәме белән узды

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International