Быел «Россия суы» акциясе кысаларында татарстанлылар 14 мең чакрымга якын яр буе территориясен чистарттылар һәм 34 мең кубометр чүп-чар җыйдылар. Табигатьне саклау чараларында 455 434 кеше катнашты. Бүген бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы «Россия суы» бөтенроссия акциясенә кушылды. Ул «Экология» илкүләм проекты кысаларындагы «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының бер өлеше булып тора. Казанда гына да бүген 300 гә якын волонтер, яр буе территорияләрен чүптән арындыру өчен, елга ярларына чыкты.
Бүген, 5 декабрьдә билгеләп үтелә торган Волонтёр көне алдыннан «Экология» илкүләм проекты («Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты) кысаларында ярларны җыештыру буенча «Вода России» бөтенроссия акциясенә йомгак ясалды. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан 1 урынны яулады. Яр буе территорияләрен чистарту буенча масштаблы чараларда 276 мең татарстанлы катнашкан. 10 мең км яр буе линиясе чистартылган, 37,6 мең куб.м. чүп-чар җыелган.
Узган ял көннәрендә республиканың муниципаль берәмлекләрендә үткәрелгән өмәләргә йомгак ясалды. «Яшел Россия» һәм «Россия суы» бөтенроссия акцияләре «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында үткәрелде.
«Урман ераграк булган саен …» – 11 сентябрь көнне Зөбәрҗәт күле территориясендә (Юдино бистәсе) шундый исемле Үзәк өмә узачак. Җыештыру Россиякүләм өмә һәм «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында узачак. Оештыручылар – ТР Экология министрлыгы, ТР «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте, Россия география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе. Акция квест-уен форматында оештырылачак.
Бүген Казанда Идел көненә багышланган «Вода России» бөтенроссия акциясенең экомарафоны узды. «Түбән Заречье» комлыгы территориясен чистартуга волонтерлар, «Чиста булачак» республика яшьләр хәрәкәте активистлары, студентлар, шәһәрнең битараф булмаган кешеләре һәм ведомство хезмәткәрләре чыкты. Акциядә катнашучыларга судан байдарачылар да кушылды, алар – су өслеген, ә дайверлар елга төбен чистартты.
22 майда барыгызны да Идел көненә багышланган «Вода России» бөтенроссия акциясенең экомарафонында катнашырга чакырабыз. Чара «Түбән Заречье» пляжында (Казан, Мәскәү районы) «Экология» илкүләм проекты кысаларында узачак. Катнашучыларны теркәү – 10:30 сәгатьтә, чара 11:00 сәгатьтә башлана.
Бүген Татарстан Республикасы «Чиста ярлар» марафонына кушылды. «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында елгалар һәм күлләрнең ярларын чүп-чардан чистарту буенча волонтерлык чаралары бер үк вакытта бөтен Россия буйлап уза.
Бүген, Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көнендә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин яшьләрнең «Чиста булачак» республика экологик хәрәкәте белән онлайн-очрашу үткәрде.