«Чиста уеннар»га теркәлергә өлгер! Бу көзнең Үзәк өмәсе турында белми калма!

2023 елның 8 сентябре, җомга

16 сентябрьдә һәркемне дә Юдино поселогының Зөбәрҗәт күлендә «Яшел Россия» Бөтенроссия экологик өмәсендә көтеп калабыз. Җыештыру «чиста уеннар» форматында узачак, анда катнашучылар чын квест-уенда көрәшәчәк: командаларга тизлек өчен чүп җыярга, аны фракцияләргә бүләргә кирәк булачак. Җыелган һәр капчык өчен командаларга махсус кушымтада баллар бирелә. Иң күп балл җыйган командалар кыйммәтле бүләкләр алачак.

Уенда катнашу өчен 4 кешелек командага берләшергә һәм 14 сентябрьдә 12:00 сәгатькә кадәр  https://clc.ink/5096c0IJA сылтамасы буенча теркәлергә кирәк. Тулырак мәгълүмат алу өчен команда капитаннарына теркәлү формасында күрсәтелгән телеграм-каналга кушылырга кирәк.

Концерт программасы һәм җылы кыр кухнясы яхшы кәефне гарантияли. Акциядә катнашу өчен инвентарь урында биреләчәк.

Экоакция 11:00 сәгатьтә башлана, мәйданчыкта теркәлү – 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр.

Катнашучылар өчен трансфер да оештырылачак. Трансферга сылтама буенча индивидуаль теркәлү үтәргә кирәк: https://clck.ru/35bRQt.    

Өмә «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында узачак. Оештыручылар – ТР Экология министрлыгы, «Чиста булачак» ТР яшьләр экохәрәкәте, Рус география җәмгыятенең ТР бүлекчәсе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International