Чаллыда яшәүче 60 якын кеше ял көннәрен Бумажников бульварын җыештыруга багышлады

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Бу ял көннәрендә X Нева халыкара экология конгрессының экологик атналыгы кысаларында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Комсомол районы администрациясе хезмәткәрләре Бумажников бульварында өмә үткәрделәр. Акциядә катнашу һәм яхшы кәеф  алу өчен 56 волонтер килде. Җирле халык, активистлар, оешма хезмәткәрләре, җәмәгать үзидарәләре рәисләре, КИУның Чаллы филиалы һәм ТИСБИ Идарә университеты укытучылары һәм студентлары 40 капчык чүп-чар җыйдылар.

Чара «Экология»  илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» акциясе кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International