Кама елгасы ярында экологлар һәм битараф булмаган кешеләр 2 тонна чүп-чар җыйдылар

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Бүген Чаллыда «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» акциясе кысаларында И.Ф.Тәбиев исемендәге яр буенча өмә булып узды. Акциядә катнашу һәм энергия алу өчен 50 волонтер килде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе экологлары белән бергә җыештыруга Чаллы Башкарма комитетының үзәк район администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкны тормыш белән тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов, экологик куркынычсызлык буенча ведомствоара комиссия рәисе урынбасары Айрат Насыйбуллин һәм «Нур» һәм «Орион» яшьләр үзәкләре активистлары чыкты. Барлыгы 2 тонна чүп-чар җыелды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы 2019 елдан бирле «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнаша һәм икенче ел рәттән «Экология» илкүләм проекты кысаларында оештырылган әлеге акциядә җиңүче була. Узган ел гомуми тырышлык белән 8,5 мең км яр буе территорияләре чистартылган иде, 34 мең куб.м. чүп-чар җыелды, 300 меңнән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International